Менә календарнын иң беренче ае җитте-Гыйнвар җитте! Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә.Урамга чыгу белән,ап-ак кар куренә . Салкын җил биткә исә, ә җир ак юрган белән капланган кук.Туган ягыма кыш килде Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә - мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә.Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый... Мина Гыйнвар ае бик тә ошый.