Пожалуйста помогите написать сочинение по татарскому жэйге урман СРОЧНО!!!!!!!!!!!

0 голосов
165 просмотров

Пожалуйста помогите написать сочинение по татарскому жэйге урман СРОЧНО!!!!!!!!!!!


Другие предметы (176 баллов) | 165 просмотров
0

5-6 предложений

Дан 1 ответ
0 голосов

 минКазан шәһәреңдә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.
Беркөнне дәү әтием мине урманга алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләре дә бар иде. Аннары дәү әти каен җиләге үскән урын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр.
Ә мин зур гына агач төбе янында үскән берничә усак гөмбәсе таптым. Шул төп янына килеп җиткәч, аяк астымда нәрсәдер ялтырап китмәсенме. Елан! Аркам буйлап салкын тир бәреп чыкты. Дәү әти кайдадыр ерактарак, күренми дә. Ә елан миңа ташланса, чакса нишләргә?!
Яхшылабрак карасам, еланның баш өстендә ике саргылт-кызгылт тап бар. Ә елан үзе кап-кара. Ә, бу бит тузбаш елан. Тузбашның агулы булмавын биология дәресеннән белә идем. Минем куркуым акрынлап бетте. Теге гөмбәне кисеп алдым да, тынычланып, дәү әтием янына киттем. Менә бу вакыйгада миңа биология дәресләрендә алган белемем ярдәм итте. Ә тормышта мондый очраклар никадәр булачак. Шуңа күрә алган белемнәрне күңелдә яхшылап сеңдерә барырга кирәк икән.
Кайтканда, күл буена туктап, суда коендык.Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.

(272 баллов)
0

бер ямьле жэйге конне мин урманга бардым. кояш жэллэмийчэ жылыта . тирэ юндэ яшел чирэм усэ.баксан анда татлы жилэк тэ табып була.зур гына нарат агачлары арасында бэлэкэйрэк яфраклы агачлар усэ .Алардан тошкэн яфраклар астында торле - торле гомбэлэр яшеренэ кайдадыр кошларнын монлы тавышлары ишетелэ.