Чыккан иде ВилКүңел ачарга,Ал чәчәкле гөлКүрде бакчада. Әй, чәчәкләреМатур бу гөлнең!..Кулы берсенәСузылды Вилнең. Яратканын улАлды да өзеп,Тагын үрелде:Булмый бит түзеп. Кемнең кулы барды икән?!Ләкин әйтте гөл:«Кадерлем, җитәр,Алай күп өзсәң,Бар ямем бетәр. Иртәгә биреЧыксаң тагын да,Бер матур чәчәкБирермен шунда». Гөлнең сүзенәВил карышмады,Һәм шуңа гөл дәЯратты аны.