Переведите пожалуйста!
Ике кеше юлга чыккан ди. Алларга зур урман аша үтәргә туры килгән. урманда каршыларына бер аю килеп чыккан. Берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, җиргә яткан. Аю, юлда яткан кеше янында әйләнә- әйләнә, башларын, аякларын иснәгән дә тимичә китеп барган. Аю киткәч, агач башындагы кеше төшкән һәм иптәшеннен сораган - Аю синең колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? - дигән. - Моннан соң шундый куркак кеше белән юлга чыкма, диде, - дип әйткән икенчесе