“Хәят” әсәрендә хатын-кыз язмышы. Хәят образы татар әдәбиятында гел игътибар үзәгендә булып килә. Хәзер инде Ф. Әмирхан дөньяда юк. Заманында аңа бу мәсьәләдә матбугат аша сорау бирелмәгән. Үзара сөйләшүләр булгандыр, ләкин алар, кызганычка каршы, язылып калынмаган. Әмма Хәят — Ф. Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп — үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның.
Хәзер Әмирханның «Хәят» повестен карап үтик. Әсәрнең алгы планында хатын-кыз мәсьәләсе тора. Аның турында болай дип әйтә алабыз:. әсәрнең героинясы беренче карашка татар кызына охшамаган. Ул вакытларда рус телен үз ана теле кебек үк яхшы белү, рус егетләре һәм кызлары белән аралашу, театр һәм танцыларга йөрү кызларның аз гына өлешенә тия. Шул ук вакытта ул сәгатьләр буе догалыклар укый, татар ирләрен күрсә, йөзен яшерә. Белеме зур булмаса да, йөрәк акылы белән акыллы.. Повестьның сюжетын нәрсә тәшкил итә соң? Хәят рус егете студент Михаилны ярата. Ләкин элекке тәртипләр буенча, ул аңа кияүгә чыга алмый. Чөнки Михаил — «кяфер». Хәятка бер генә юл — үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән Салих Фатихов исемле яшь байга кияүгә чыгарга кала. Әсәрне укып чыкканнан соң, без анда катнашмаган, ләкин һәрвакыт алгы планда торган бер образ күрәбез. Бу — бер көч. Әлеге көчнең законы буенча, татар кызларына рус егетләре белән танышырга ярый, ә аларга кияүгә чыгарга ярамый, һәм киресенчә, татар кызлары мөселман егетләренә кияүгә чыгарга тиешләр, ләкин ул егетләр белән танышу тыела. Әмма бу егетләрне иң элек ата белән ана иләктән үткәрергә тиеш. Кем баласы ул, байлыгы, дәрәҗәсе нинди? Кызны ата-ана үзе сайлаган, байлыгы белән тиң кешегә бирәчәк. Буржуаз гаиләнең нигез кагыйдәләре шуны таләп итә. Хәятның сөйгән егете Михаилга кияүгә чыга алмавына да, таныш булмаган әллә нинди татар баена чыгарга тиеш булуына да, барысына да шул көч гаепле. Бу тәэсир аны сөйгән егетеннән аерылып, таныш түгел кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә. Гыймадовларның гаилә тормышы да абыстай сабагын ныгыта килгән. Биредә «һәр кеше, үз теләге вә үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш».
Шулай итеп, Хәят ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе — «мөселман» тормышы, икенчесе «рус» тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартылса, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә дә яши ала.ВОТ