Хисаметдин менла характеристика

0 голосов
1.2k просмотров

Хисаметдин менла характеристика


Другие предметы (40 баллов) | 1.2k просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов

Жанры: Заманның актуаль мәсьәләләре тормышчан вакыйга-күренешләрдә реалистик образлар¬ның эш-гамәлләренә бәйле шактый кискен конфликтта сурәтләнгән иҗтимагый роман.
Конфликты: Татар әдәбиятында беренче тапкыр буларак, җәдитчелек-кадимчелек каршылыгы мәйдан¬га чыга; ул аерым кешеләр һәм кеше белән төркем, катлау арасындагы ярдәмче кон-фликтларда ачыла.
Темасы: Милли тәрәккыят
Проблемалары —Милләтнең бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртып, үзәккә җитди мәсьәләләр куела:а)шәхес иреге, аның хокукларын яклау;ә) кешедә әдәп-әхлак сыйфатлары булдыру;б)тәрәккыятнең мөһим факторы буларак, бе¬лем алу һәм һөнәргә өйрәнүне яклау, дини белем белән бергә дөньяви белем бирүне көн тәртибенә кую;в)халыкка аң-белем бирү максатында, авыл-ларга йөреп, китап тарату эшен, ягъни халыкчылыкны яклау;г)милләт төшенчәсен киң мәгънәсендә, ягъ¬ни дин кардәшлеге буларак күрсәтү, социаль тигезлек идеясенә таяну;—хатын-кыз азатлыгы шәхес ирегенең мө¬һим бер тармагы итеп карала һәм алгы планга куела;—мәхәббәт иреге, гаилә кору мәсьәләләрен¬дә шәхси теләк-омтылышлар яклана;—Европа һәм рус әдәбиятларында киң та-ралыш алган «табигый кеше» концепциясе, ягъни гадәти реаль кеше мәнфәгате үзәккә куела һәм милләт төшенчәсе белән бәйлә-нештә карала.

(22 баллов)
0

пасиб