Абдулла Алиш — Муса Җәлилнең көрәштәш дусты, батыр йөрәкле солдат — әсирлектә дә үзенең кешелекле табигате белән мәгьлүм шәхес. Ул — татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы. Балалар күңеленә тиз ачкыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әкиятләр сөйләп, тәесирләнүчән яш күңелләрне матурлык дөньясына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә. Юкка гына түгел, атаклы рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укытучылары итеп, Алишны сагынып искә алалар иде. Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигәт кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, билгеле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Янбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла. 1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, балалар журналында («Ялкын» ) аның әкиятләре, очерклары дөньяга чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул) : «Сертотмас үрдәк» , «Нечкәбил» , «Куян кызы» , «Койрыклар» , «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылулары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда» , «Тургайлар очканда» , «Отряд умартасы» , «Кадерле бүләк» , «Беренче дәрес» һ. б. ) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.1941 елда, фашистик Германия белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:Күпме кәгәз языла безнең хакта,
Бәлки, кабат аны укырлар,
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.
Кереш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә, ахры, кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете чен бирергә.
«Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык, — дип яза ул үзенең бер хатында. — Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз...» . Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай алар-ның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокланып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһарманнарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы булуларын раслый бит.,,,