Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт... Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган... Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр... Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә – карасу кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып -кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр... Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар... Рәхәт тә инде көзге урманда...