Бик матур бер авылда Акбай кушаматлы эт яшәгән. Ул акыллы, шаян, тугрылыклы эт булган. Акбай хуҗасы белән туп уйнарга, шаярырга бик яраткан. Бервакыт Акбай күбәләк артыннан куып, үзе дә сизмәстән ур-манга таба киткән. Хуҗасы аны көткән, ләкин Акбай кайтмаган. Хуҗасы Акбайны эзләп урманга киткән. Урманга якын килеп җитүгә үк, ул Акбайның тавышын ишеткән. Караса, эте капканга эләккән. Хуҗасы тизрәк аны капканнан ычкындырган. Акбайны күтәреп өенә алып кайтып киткән, ярасын бәйләгән, тәмле сөяк белән сыйлаган. Шул көннән башлап, алар иң якын дусларга әверелгәннәр.