Җиһазлау: Сөембикә портреты, Казан ханлыгы рәсеме, Сөембикәгә багышлап язылган татар һәм рус язучыларының әсәрләре, Сөембикә манарасы рәсеме, аудиоязма “Сөембикә бәете”.
Кичә барышы:
Укытучы: Борынгы бабаларыбыз гасырлар буена азатлык, бәйсезлек, мөстәкыйльлек өчен көрәшкәннәр. Болгар бабаларыбыз сугышларда каһарманнарча көрәшкәннәр. Ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да азатлык өчен көрәштә катнашканнар. Бу көрәшләрдә аларның роле зур булган. Мәсәлән, Болгар дәүләтенең соңгы елларында, XIII гасырның 30 елларында монгол яуларына каршы болгар кызы Алтынчәч үзенең дусты Каракүз белән көрәшкә чыккан. Алтынчәч ирек сөюче, гүзәл бер кыз булган. Аңа багышлап герой-шагыйрь Муса Җәлил опера өчен либретто язган. Әсәрнең композиторы Нәҗип Җиһанов. “Алтынчәч” операсы бөтен дөньяга билгеле булган матур әсәр.
Казан ханлыгы чорында аеруча зирәк, акыллы, сөйкемле, батыр хатын-кызлар: Нурсолтан, Гәүһәршад, Фатыйма, Сөембикәләр тормыштагы зур вакыйгада катнашканнар. Алар дәүләт белән идарә итүдә зур роль уйнаганнар. Мәсәлән, Нурсолтан XIV йөзнең 80нче елларында сәясәт сәхнәсендә дипломат эшен башкара. Ул Мәскәү белән тынычлыкны саклау эшендә күп көч куя. 1487 елда Иван III Казан ханлыгына һөҗүмен башлый, ул Казанны ала. Казанны алса да, ханлык бетерелми, аның мөстәкыйллеген саклауда Нурсолтан катнаша. Аның кызы Гәүһәршад сәяси эшләрне алып бара. Ниһаять Казанның соңгы ханбикәсе, патшабикәсе Сөембикә турында сөйләшәбез. Кем булган соң ул Сөембикә?
I укучы: Ул тумышы белән Нугай кенәзе Йосыф кызы. XIV йөзнең 30нчы елларында Казан ханлыгы белән идарә итүче Җангали исемле ханга Сөембикәне кияүгә бирәләр. Мәскәү дәүләте алдында яхшы атлы булып күренергә теләгәне өчен монда Җангалине яратып бетермиләр. Шуңа күрә 1536 елда аны үтерәләр. Сөембикә Сафәгәрәй ханга кияүгә чыга. 1547 елда аның улы туа. Аңа Үтәмешгәрәй дип исем кушалар. Балага ике яшь тулганда, кинәт әтисе үлеп китә. Шушы сабый хан дип игълан ителә. Үтәмешгәрәй үсеп җиткәнче, әнисе Сөембикә ханлык белән идарә итә башлый. Халык арасында аны яратып кабул итәләр. Ул чибәр, сөйкемле булу белән бергә, зирәк һәм үткен, акыллы патшабикә була.Аның төп сәясәте илгә сугыш китермәү, Мәскәүгә буйсынмау, мөстәкыйльлек, бәйсезлек өчен көрәшү була. Әтисе Йосыф Сөембикәне Казан ханына кияүгә биргән вакытта Сөембикәгә милләтне саклауда зур эш йөкләнә дигән. Сөембикәне Казан ханына биреп, аның ярдәме белән ханлыкны саклап калу гына түгел, бөтен мөселман дөньясын: Әстерхан ханлыгын, Кырым ханлыгын, Казан ханлыгын, Җаек (Урал) нугайларын бергә оештырып бер дәүләт төзү максат итеп куелган була.
Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның Сөембикәгә багышлаган “Кәләш” дигән романыннан өзекне укып китәрбез.
II укучы: “Кирәк чакта шаян – чая була алган, җор телле акыллы Сөембикә берәүләрне кире борды, икенчеләренә (башкодалаучыларның) атамнан сорагыз дип җибәрде, өченчеләрен бөтенләй кабул итмәде. Тик менә Җангали ханга ни әйтер?... Йосыф морзага ничек тә Казан илен урыс кенәзләреннән йолып алып калырга кирәк. Ничек?! Әйе, җай аның кул очына үзе килеп тора: кызы Сөембикәне Казан ханы, Җангалигә кияүгә бирергә. Кем белә, алга таба бөтен ислам дөньясы берләшеп, әйтик, Әстерхан ханлыгы, Казан ханлыгы һәм Җаек нугайлары бер дәүләт булып оешыр...”
Укытучы: Сөембикәгә әтисе милләтне саклап калу, аның киләчәге турында кайгыртуны һәрвакытта әйтеп, аңлатып тора. Ватан, халык мәнфагате бөтен нәрсәдән өстен санала Сөембикә өчен. Шушындый тәрбия алган гүзәл Сөембикәне Казан ханы Җангалигә кияүгә бирәләр. Ә Җангали төскә ямьсез, характеры, холкы белән тупас, дәүләт белән идарә иткәндә гел Мәскәү сүзләреннән чыкмый. Сөембикә аңа уңай йогынты ясарга тиеш була. Ләкин Казан халкы Җангалинең кыланышларына түзми. Аны үтерәләр. 1535 елда Казанга хан булып Сафагәрәй килә. Сөембикә белән Сафагәрәй Казан белән 15 ел идарә итәләр. Бу чорда Казан иле ныгый, чәчәк ата. Илне таларга, кол итәргә килгән дошманнар да җиңелеп китеп бара. Әмма бәхетле еллар озакка бармый. 1549 елда Сафәгәрәй кинәт үлә. Сөембикә бик кайгыра. Ул яраткан ирен сагынып бик күп күз яше түгә. Ире мавзолее янына бик манара салдыра.
III укучы: XIX гасырда рус телендә чыккан белешмә сүзлектә (энциклопедиядә) мондый аңлатма китерелә: ”Сөембикә манарасы – татар халкының монументаль һәйкәле. 1549 елның мартында Сөембикәнең ире, Казан ханы – Сафәгәрәй үлә. Сөембикә ихтыяры белән тиз арада бу манара Сафәгәрәй кабере өстенә төзелә. 1552 елда Казан алынганнан соң Сафәгәрәй кабере аннан күчерелә. Шуннан соң мавзолей күзәтү манарасы итеп файдаланыла” Сөембикә манарасы җиде катлы манара. Аның өстәге өлешендә күзәтү өчен җайланган тәрәзәләр бар. Иң өске өлеше конус сыман чатыр түбә белән капланган. Аның очында алтынланган ярым ай балкый.