Ә кыш үзенчә, башкача ямьле. Холкы да үзгәрүчән. Бер карауда – чытлы кыз ул. Кояш нурлары астында энҗе кар бөртекләрен җемелдәтә-җемелдәтә, көзгеләрдән карап керфекләрен ап-ак итеп буяп куя. Кардан такыялар үрә дә, агач-кызыкайларның башларына тезеп куя. Ап-ак төстәге сырлап үрелгән, дөняда бер модельер да тегә алмаган, күлмәкләр белән матурлый ул аларны. Хәйран гына чибәрләнә дә, шунда ук күз тиеп куя үзенә.
Киреләнә башлый. Сызгыра-сызгыра җил дустын чакыра. Йомшак кына яткан урыныннан йолкып уята да, өрдереп кар бөртекләрен әллә кайларга алып китә. Кышкы “җәяүле буран” уены башлана. Чаптыра-чаптыра җил карны: таулар ясый, юлларны каплый. Җиһанны кар тигезли. Ә кышка гашыйклар үзләренә йөрү өчен юл эзли.