Напишите,пожалуйста,сочинение (100 слов) ** тему "Моя малая Родина". Если напишите про...

0 голосов
106 просмотров

Напишите,пожалуйста,сочинение (100 слов) на тему "Моя малая Родина". Если напишите про посёлок Буздяк ,буду очень благодарна


Другие предметы (183 баллов) | 106 просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов

План.
I. Баланы туган җире назлый.
1. Әнием сүзләре: «Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма! »
2. Авылым өянкеләре.
3. Ага чишмә чылтыр-чылтыр.
II. Авылым — гүзәл бакча.
1. Табигатьне саклыйк!
2. Тарихтан бер сәхифә.
III. Җырым сиңа булсын, туган ягым!
Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта,
Каеннарым белән бергәләп.
Р. Миңнуллин.
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма! » дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин! ?
Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.             

(48 баллов)
0

Это сочинение про малую Родину?

0

Спасибо ,мне нужно было на татарском,но мне ещё перевод нужен,благодарю за перевод на русский язык.