Перевести на русский Бишенче класста укыганда беренче тапкыр гашыйк булдым мин. Зөлфия исемле иде ул. Миннән алдагы партада утыра. Китап күп укыгангадыр инде,Зөлфия күзлек кия иде. Отличница! Дәрес вакытында ара-тирә күзлеген салып, җиңенә сөртеп ала да, маңгаена төшкән аксыл-сары чәчләрен өреп җибәреп,күзлеген яңадан киеп куя. Миңа аның нәкъ менә шушы гадәте ошый иде