Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына
түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый
эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару
үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең
республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне
без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек.
Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя
торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык.
Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә
дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь
ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен
урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан
кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән? ! Савытың тулгач,
аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә
җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның
тәме.. . Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда
пешкән каен җиләгенең тәмен!